«Туган ил сулышын саклыйбыз» проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гастрономия фестивале узды. Анда балалар республикабызда яшәүче төрле халыкларның төрле ризыклары белән таныштылар.
Фестиваль үзәктә иң тәмле чараларның берсе булды. Тәрбияләнүчеләр традицион ризыкларның төрлелеге белән таныштылар, аларны әзерләү серләрен белделәр, кулинар конкурсларда катнаштылар. Мастер-класста коймак, эремчек шәңгәсе, кыстыбый һәм пицца әзерләделәр.
Фестиваль чәй эчү белән тәмамланды.