«Шәхесне формалаштыру чарасы буларак ишегалды уеннары» технологиясе кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы чара үткәрде. Анда риск төркеменә кергән 17 балигъ булмаган бала катнашты.
Чараның максаты – сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга ярдәм итү һәм балигъ булмаганнар арасында күптән онытылган уеннарны пропагандалау. Балалар ишегалды уеннары турында белделәр, аларның кагыйдәләре белән таныштылар һәм уйнап карадылар. Шулай итеп балигъ булмаганнар командада эшләргә, аралашырга өйрәнә.
Лениногорск районында «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Мария Исаева да социаль участокта дәрес үткәрде. «Шәхесне формалаштыру чарасы буларак ишегалды уеннары» технологиясе биредә җәйге каникуллар чорында гамәлгә ашырыла.
Уеннардан соң балаларга җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләре язылган белешмәләр таратылды.