8 июньдә Дәрвишләр бистәсендәге психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән балалар интернат-йортында Социаль хезмәткәр көнен бәйрәм итүгә багышланган чара узды.
Чара кысаларында тармак белгечләрен хөрмәтләделәр. Мәсәлән, Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге социаль хезмәткәре Рушания Вәгыйзовага «Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.