Минзәләдә «Бәйрәм белән, кадерле солдат!» акциясе уздырылды

2024 елның 14 июне, җомга

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече «Бәйрәм белән, кадерле солдат!» акциясе уздырды. Балалар әти-әниләре белән бергә ярдәм сүзләре, котлаулар һәм рәсемнәр белән хатлар яздылар.

Чараның максатлары – үсеп килүче буында патриотлык хисе тәрбияләү, яшьләрдә хәрби хезмәт үтүгә уңай мотивация формалаштыру.

Балалар махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм итәргә тырышалар һәм Россия көненә геройларны котлауларсыз калдыра алмадылар.

Акциядә 10 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International