12 июнь – Россия көне – эшләми торган бәйрәм көне

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 12 июньРоссия көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә кими (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 статьясының 1 өлеше).

Шулай итеп, 12 июнь эшләми торган бәйрәм көне булачак. 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

«2024 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 2024 елның 8 февралендәге 94 номерлы Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә 2024 елның 16 июне – Корбан бәйрәмен үткәрү башланган көн. Шул ук вакытта «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Законының 1 статьясының 5 өлеше нигезендә ял көннәре һәм бәйрәм көннәре туры килсә, ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International