Тәтештә имин булмаган гаиләләр турында фикер алыштылар

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе
Тәтеш районы башкарма комитетында шушы көннәрдә конрольдә һәм исәптә торучы гаиләләрдәге проблемаларны ачыклау һәм чишү буенча муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы узды.  Авыл җирлекләре башлыклары белән сөйләшү нәтиҗәсендә аларның ярдәме белән күп кенә мәсьәләләр хәл ителә икәнлеге ачыкланды. Мәсәлән, күп гаиләләрдә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очраклары кисәтелгән. Шулай ук авыр тормыш хәлендә калган 3 гаиләне тернәкләндерү эше соңгы этапка күчерелгән.
Утырышта бурычлары күп булу аркасында электроэнергияләре өзелгән гаилә хакында да сөйләштеләр. Әлегә бу йортта яшәүче ана һәм бала туганнарында яши икән. Әлеге анага бурычларын өлешләп түләргә дигән тәкъдим ясалды.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International