Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында оешмаларның ведомствоара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча чираттагы эшлекле очрашу узды. Очрашуның төп максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү. Очрашуда Яшел Үзән шәһәре буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалының социаль координаторлары һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында махсус хәрби операциядә катнашучыларны тыныч тормышка яраклаштыру, сугышчыларны тернәкләндерү, шулай ук тормыш ситуацияләрен хәл итүдә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Махсус хәрби операциядә катнашучыларны укыту, квалификацияләрен күтәрү, яңадан укыту мөмкинлеге каралды.
Сугыш җәрәхәтләре аркасында элеккеге эшенә кире кайта алмаган кешеләрне эшкә урнаштыру һәм яңадан укыту мәсьәләләре турында аерым фикер алыштылар.
28 июньдә узачак Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе алдыннан мәшгульлек үзәге белгечләре фондның социаль координаторларына чарага махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын җәлеп итүдә ярдәм күрсәтергә тәкъдим иттеләр. Мәшгульлек үзәге вәкилләре шәһәр һәм район эш бирүчеләре белән очрашу уздырырга планлаштыра.