Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында электр тегү машинасында кулъяулык тегү буенча чара узды.
Хезмәт белән тернәкләндерү кабинетының төп бурычы – социаль хезмәтләр алучыларның психологик халәтен яхшырту һәм социоумда адаптацияләү максатыннан ялларын оештыру. Дәрес башында тегү машинасында эшләгәндә куркынычсызлык техникасын үтәү буенча инструктаж үткәрелде. Аннары эшкә керештеләр. Дәрестә алган белемнәрне социаль хезмәтләр алучылар киләчәктә дә куллана алачак.