«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Балачак – ул елмаюлар һәм шатлык» дигән күңелле бәйрәм оештырды.
Чара барышында балалар төрле конкурсларда, уеннарда бик теләп катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Алар бик күп шатлыклы хисләр алдылар. Бу бәйрәм күптән көтелгән җәйге ялның башы булды. Бәйрәмне алып баручылар барлык балаларга да яхшы кәеф, тынычлык, игелек һәм күңелле җәйге каникуллар теләделәр.
Тәтеш районы балаларын ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кудерметова исеменнән котлау яхшы традициягә әверелде. «Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалының өстәмә офисы идарәчесе Наталья Рыжова депутат исеменнән бәйрәмдә катнашучыларга шарлар һәм татлы бүләкләр тапшырды.