Баулы районының «Ватан» паркында зур балачак бәйрәме узды. Чараны «Яшьләр дөньясы» яшьләр үзәге, шәһәр китапханәсе һәм «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре оештырды..jpg)
«Җәйдән ачкычлар» күңел ачу программасы үз эченә җырлар, биюләр, күңел ачулар, флешмоб алды. Балалар өчен шоу, шәмнәр ясау, чәчәк кәрзиннәре үрү буенча һ. б. мастер-класслар әзерләнгән иде. Һәр мәйданчыкта балаларны әкият персонажы көтте
Шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре китап күргәзмәсе әзерләделәр, кызыклы конкурслар һәм буяулар фестивале үткәрделәр. Асфальтта балалар җәйге рәсемнәр ясады.
Бу көнне һәр бала татлы бүләкләр алды.