«Апрель» тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен зур бәйрәм булып узды

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

31 май көнне Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге ишегалдында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм булып узды. Чара үзәкнең кечкенә кунакларының кәефен күтәрү, шатлык һәм күңел ачу атмосферасы булдыру максатыннан оештырылды.

Программада күп төрле күңел ачулар булды. Аниматорлар кечкенә кунаклар белән уйнадылар, ә 8 нче балалар музыка мәктәбе укучылары үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр.

Моннан тыш, бәйрәм кысаларында «Корд оптика» салоны күрү сәләтен тикшерү оештырды.

Бу чара илдә игълан ителгән Гаилә елы контекстында аеруча мөһим, чөнки нәкъ менә гаилә балаларга тулы үсеш өчен кирәкле кыйммәтләр, күнекмәләр һәм сыйфатлар формалаштыруның нигезе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International