Яр Чаллының тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм чарасы оештырдылар

2024 елның 31 мае, җомга

Гаилә елы кысаларында, Балаларны яклау көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Кояш көне» бәйрәм программасы узды.

Программа күңелле конкурслардан, спорт эстафеталарыннан һәм табышмаклардан торды. Үзәк белгече тамашачыларны бәйрәм белән котлады һәм җәйне мавыктыргыч итеп уздырырга теләде, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде.

Социаль хезмәт алучылар күңелле уеннарда, спорт ярышларында бик теләп катнаштылар. Барысы да уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый дәресләрдә һәм уеннарда катнашып, өлкәннәр вакытны файдалы уздыру гадәтен саклыйлар.

Чарада 49 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International