«Изгелек» үзәгендә тернәкләнүчеләргә физиотерапия процедурасы турында сөйләделәр

2024 елның 31 мае, җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Парафин, озокеритның кеше организмына йогынтысы» дигән мәгълүмат чарасы узды.

Физиотерапия буенча шәфкать туташы социаль хезмәт алучыларга бу процедурага күрсәтмәләр турында сөйләде. Аны үткәрү өчен парафин, озокерит кебек җылылык ташучылар кулланыла. Алар озак вакыт җылылык саклый һәм аны әкрен генә бирә ала. Бу тукымаларны интенсив һәм тигез җылытуны тәэмин итә.

Чара ахырында социаль хезмәт алучылар барлык сорауларына җавап алдылар.

Очрашуда 17 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International