Тукай районында 800дән артык өлкән яшьтәге авыл кешесенә медицина учреждениесенә китерү буенча хезмәт күрсәтелгән

2024 елның 31 мае, җомга

Бүген Тукай районында Иске Абдул авылында яшәүче гражданнарга диспансерлаштыру узу өчен район хастаханәсенә китерү буенча хезмәт күрсәтелде. Чара «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында оештырылды.

Социаль хезмәткәр Айгөл Сәитова фельдшерга чараны оештыруда, өлкән яшьтәге гражданнарны утыртуда ярдәм итте.

2024 ел башыннан гражданнарны Тукай район хастаханәсенә китерү буенча ашыгыч социаль хезмәт Тукай муниципаль районында яшәүче 800дән артык өлкән яшьтәге гражданга күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International