Прокуратура хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен «Җылы йорт» социаль приютында хокукый белем бирү буенча әңгәмә үткәрделәр. Балаларны яклау көне алдыннан тәрбияләнүчеләрнең янына Чүпрәле муниципаль районы прокуроры урынбасары Аяз Миндубаев һәм прокурор ярдәмчесе Дмитрий Зиновьев килеп киттеләр.
Кунаклар балаларның яшәү шартлары, туклануны һәм тәрбияләнүчеләрнең көн режимын оештыру белән таныштылар. Прокуратура вәкилләре балигъ булмаганнарга хокукый белем бирү буенча түгәрәк өстәл үткәрделәр, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук өстәл теннисы буенча иптәшләрчә уен уйнадылар.
Тәрбияләнүчеләрне Балаларны яклау көне белән котлап, кунаклар тортлар тапшырдылар.