«Изгелек» үзәгенең социаль хезмәтләр алучыларын шәҗәрә агачы ясарга өйрәттеләр

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен генеалогик агач ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Чара Россиядә Гаилә елына багышланган.

Мастер-классның максатлары: гореф-гадәтләр, риваятьләр, гаилә традицияләре белән кызыксыну уяту, үз гаиләң өчен горурлык хисе тәрбияләү, ата-бабаларга хөрмәт тәрбияләү.

Белгеч социаль хезмәт алучыларны компьютер программалары белән таныштырды. Аннары агач ясау өчен шаблон сайладылар. Белгеч гаилә фотоларын кулланып шәҗәрә агачын ничек ясарга икәнен күрсәтте.

Чарада биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International