«Яңарыш» үзәге тәрбияләнүчеләре башкорт милли традицияләре белән таныштылар

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

«Туган ил сулышын саклыйбыз» грант проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәдә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә башкорт милли традицияләре белән танышу буенча танып белү циклы узды.

Балаларга башкорт халкының мәдәнияте, көнкүреше турында сөйләделәр, декоратив-гамәли иҗат белән таныштырдылар, халык авыз иҗатына аерым игътибар бирделәр. Балалар табышмаклар чиштеләр, милли уеннарда катнаштылар.

Шулай ук үзәк тәрбияләнүчеләре милли аш-суның төрлелеге һәм традицион бәйрәм өстәленең төп ризыклары турында белделәр. Чара вак бәлеш әзерләү белән тәмамланды.

Оештыручылар әйтүенчә, мондый дәресләр башка халыкның мәдәниятен белергә теләк уята, аңа карата ихтирамлы һәм толерантлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International