«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләрен карате нигезләре белән таныштырдылар

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

24 майда Яр Чаллы шәһәрендә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Карате нигезләре белән танышу» дигән мастер-класс узды. Чара «КЭМПО» спорт мәктәбе белән берлектә, Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында оештырылды.

Мастер-класста физик һәм менталь тайпылышлары булган яшьләр катнашты. Тренер аларны каратеның килеп чыгышы тарихы белән таныштырды, саклану һәм һөҗүм системасы турында сөйләде. Спорт мәктәбе укучылары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук һөҗүм итүнең төрле алымнары һәм саклану техникасы өйрәнелде.

Социаль хезмәтләр алучылар көрәш сәнгатенең бу төре белән кызыксындылар, төрле сораулар бирделәр һәм тренерның һәм спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләренең чыгышларын зур соклану белән күзәттеләр.

Мастер-класста ун кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International