«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр шигырь укучылар конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Ел саен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан республиканың балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» республика шигырь укучылар конкурсы үткәрелә.

Конкурста Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбияләнүчеләре Мила Тупицына һәм Айрат Илалтдинов та катнашты. «7 яшьтән 12 яшькә кадәрге иң яхшы шигырь укучы» номинациясендә Мила беренче урынны яулады. Ул башкорт шагыйре Рәми Гариповның «Туган тел» шигырен укыды. Педагог Айсылу Җамалетдинова кызның җиңү шатлыгын уртаклашты.

Айрат катнашучы дипломы һәм истәлекле бүләк алды.

Конкурстан соң балалар өчен гарәп каллиграфиясе буенча «Тылсымлы хәрефләр» мастер-классы һәм конкурс үткән музей буенча экскурсия үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International