Казандагы «Солнечный» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм ата-аналар өчен «Җитез туп» дигән спорт-уен чарасы үткәрделәр.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, туп белән уеннар баланың бөтен организмы функцияләрен активлаштыра. Шулай ук туп аралашу чарасы булып тора, коллективта уйнарга, бер-береңә ярдәм итәргә өйрәтә.
Әниләр һәм әтиләр ярдәме белән балалар ярышларда үзләрен ышанычлы хис иттеләр, уеннарда җитезлек, тизлек һәм осталык күрсәттеләр. Һәр яңа конкурс ярдәм һәм гаилә ризалыгының никадәр мөһим булуын күрсәтте.