"Гаилә" үзәгендә социаль проектлар республикакүләм конкурсының җиңүчеләрен билгеләделәр

2013 елның 4 октябре, җомга
ТР социаль тернәкләндерүгә мохтаҗ яшүсмерләр өчен махсус учреждениеләр арасында наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен булдыруга юнәлтелгән социаль проектлар республикакүләм конкурсын үткәрү кысаларында "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә  конкурска килгән эшләрне жюри хозурына чыгардылар.
Комиссия составында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының әйдәп баручы белгечләре, "Гаилә" үзәге хезмәткәрләре, башка ведомство вәкилләре һәм республиканың барлык социаль приютлары вәкилләре дә катнашкан.
Конкурс комиссиясе һәрбер номинациядә дә җиңүчеләрне билгеләгән.
Аларның исемнәре Чүпрәле районында урнашкан "Җылы йорт" приютында 8 октябрь көнне мәгълүм булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International