Чүпрәле районының "Җылы йорт" приютында республикакүләм гамәли семинар узачак

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе
Чүпрәле районында урнашкан "Җылы йорт" социаль приютында "2011-2015 нче елларда ТР халкын наркотикларны кулланудан кисәтү буенча максатчан озак вакытка  исәпләнгән программа"сын тормышка ашыру кысаларында "Авыр тормыш һәм социаль куркыныч хәлдә калган яшүсмерләр белән эшләү һәам аларны сәламәт яшәү рәвешенә ияләндерү" дип аталган гамәли семинар узачак.
Әлеге чарада министрлык белгечләре, Чүпрәле районында яшүсмерләр белән эшләүчеләр, ТР махсус учреждение һәм ведомство вәкилләре катнашыр дип көтелә. Шулай ук бу көнне "Трубка тапкан аю" дигән спектакль дә сәхнәләштереләчәк.   
Балаларга исә  бассейнда  сәламәтләндерү дәресе оештырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International