«Ышаныч» үзәге карамагындагылар ат спорты мәктәбендә булдылар

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге хезмәткәрләре даими рәвештә социаль хезмәт алучылар өчен күчмә чаралар оештыралар.

Шушы көннәрдә бүлек карамагындагылар һәм аларның әти-әниләре өчен «Тулпар» ат спорты мәктәбенә гаилә экскурсиясе булды. Ат спорты буенча тренер Алсу Дидух чарада катнашучыларны җылы каршы алды, хайваннарны карау турында сөйләде. Кунаклар атларны ашата алдылар, шулай ук атта да йөреп карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International