Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Ышаныч телефоны – авыр хәлдә ярдәм» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.
Яшүсмерләргә психологик ярдәм хезмәте, балалар ышаныч телефонының эш принциплары турында сөйләделәр. Чарада катнашучыларның һәрберсенә балалар ышаныч телефоны номеры язылган белешмәлек бирелде.