Татарстанда Мөмкинлекләр фестивале чаралары дәвам итә

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

14 майда Арчада интеллектуаль һәм авыр күпсанлы үсеш бозылулары булган кешеләр өчен оештырылган Мөмкинлекләр фестивале узды.

Сигез компетенция буенча чарада Арча муниципаль районы оешмаларыннан 42 кеше катнашты. Фестивальдә катнашучыларның барысы да үз бурычларын үтәде.

Шулай ук чара кысаларында «Абилимпикс» хәрәкәтендә катнашучыларның сәнгать-гамәли эшләре күргәзмәсе оештырылды.

Катнашучылар алдында Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Вафина, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин, «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешмасы генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

Чара нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International