Россиядә «Абилимпикс» хәрәкәте өчен юбилей елы Казан шәһәренең «Солнечный» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә катнашучылар өчен уңышлы булды.
Ел саен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре чемпионатның төрле компетенцияләрендә катнашалар. Быел хезмәт буенча инструктор Кәусәрия Кузьмичева катнашучыларны түбәндәге юнәлешләр буенча әзерләде: башкару сәнгате, ресторан сервисы, сәүдә эше һәм туризм. Тырышлык бик яхшы нәтиҗәләр китерде:
ресторан сервисы:
1 урын – Адель Закиров;
3 урын – Ралина Гатауллина;
сәүдә эше:
2 урын – Дарья Дербышкина;
3 урын – Данис Шакиров;
туризм:
3 урын – Владислав Козловский.
«Солнечный» тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Лилия Хәмзина «белгечләр» категориясендә «Сәүдә эше» компетенциясендә 3 урынны яулады.