Түбән Каманың өлкән яшьтәге гражданнарына эш урыннары тәкъдим итәләр

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе
8 октябрьдә Түбән Каманың эш белән тәэмин итү үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачак.  Бу көнне шәһәр предприятиеләренең  кадрлар хезмәте вәкилләре лифтер, дуңгыз караучы, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, магнит һәм ультратавыш контроле буенча дефектокопист, кер юу һәм кием төзекләндерү машинисты, кече тәрбияче һәм башка эш урыннары буенча вакансияләр тәкъдим итәчәкләр.
Чара сәгать 10.00 да башлана.
Тулы мәгълүмат алу өчен  (8555) 41-07-00 телефоны буенча чылтыратырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International