Казанда ата-аналар өчен интерактив тренинг үткәрделәр

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Ата-аналарга вакытында ярдәм итү, аларның балалар–ата-аналар мөнәсәбәтләре мәсьәләләрендә компетентлылыгын арттыру, балигъ булмаганнарның яшүсмерлек чоры үзенчәлекләрен аңлау максатларында Казанның Совет районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Безнең арада» программасын эшләделәр. Ул социаль хезмәт алучы ата-аналар, шул исәптән социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләүне күздә тота.

17 апрельдә Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Яшүсмер белән аралашу серләре» дигән интерактив тренинг үткәрде. Катнашучыларны яшүсмерләрнең яшь үзенчәлекләре, кризис вакытында ата-аналарга ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре белән таныштырдылар. Метафорик карталар ярдәмендә терапевтик күнегүләр башкарып, һәркем бала белән аралашуда үз ресурсын таба алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International