«Яңа мөмкинлекләр вакыты» проекты кысаларында Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инновацион җиһазлар – интерактив такта кулланып дәресләр уза. Социаль хезмәт алучылар интерактив уеннар һәм танып белү күнекмәләрен яхшырту өчен күнегүләр ясыйлар. Дәресләр хәтер югалтуны һәм башка психик бозуларны булдырмаска ярдәм итә. Өстәвенә, уеннар һәм күнегүләр белән шөгыльләнгәндә, өлкәннәр вакытны күңелле һәм файдалы үткәрү мөмкинлеге ала.
«Өлкәннәрнең акыл активлыгы турында кайгырту – аларның сәламәтлегенә һәм тормыш сыйфатына инвестиция», – дип билгеләп үтә интернат-йорт белгече Анастасия Кравченко.