Россиядә Гаилә елына багышланган чаралар кысаларында Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме өчен китапханәгә экскурсия оештырдылар.
Социаль хезмәтләр алучыларга гаилә белән бергә китап уку традицияләрен торгызу гаиләне ныгыту һәм гаилә кыйммәтләрен саклау чарасы булып тора дип сөйләделәр. Гаилә белән бергә китап уку барышында аралашуның психологик һәм социаль функциясе тормышка ашырыла. Шуңа күрә китапханәнең төп бурычы – ата-аналарны бала белән бергә китап укырга һәм аның белән аралашырга өйрәтү. Шулай ук белгечләр кунакларны китапханәдә үз-үзеңне тоту, китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштырдылар.
Китапханә буйлап экскурсия вакытында социаль хезмәтләр алучылар күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, бик күп уңай эмоцияләр һәм якты тәэсирләр алдылар.