Республиканың эре шәһәрләрендә эшсезләр саны кимү күзәтелә

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе
1 октябрьгә республика башкаласында эшсезлек торышы буенча хәл болайрак күзаллана. Атна дәвамында Казанда теркәлгән эшсезләр саны 139 га кимеп, бүгенге көндә 3807 кешене тәшкил итә.
Моношәһәрләргә кагылышлы: Яр Чаллыда эшсезләр саны 50 кешегә  кимегән. Тулаем алганда автошәһәрдә 2663 эшсез граждан исәпләнә.  Алабуга, Кама Аланы һәм Яшел Үзәндә шундый ук хәл. Биредә эшләмәүчеләр саны 36, 12 һәм 11 кешегә кимегән. Хәзер бу шәһәрләрдә 595, 387, 910 эшсез кеше бар (тәртип буенча).
Эшсез сыйфатында мәшгульлек органнарында теркәлгән кешеләр саны буенча Яр Чаллы  Казаннан соң икенче урынны алып тора. Аннан соң Түбән Кама 91249)  һәм Чистай (977) килә.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International