Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе һаман да кими бара. Узган хисап атнасында 0,91%ны тәшкил иткән күрсәткеч тагын да төшкән һәм хәзер ул 0,89%ны тәшкил итә.
Бүгенге көндә Татарстанда 18229 эшсез граждан исәпләнә. Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны бүгенге көндә 40372гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3019 эш урыны ачык дип белдергәннәр.