Алабуга предприятиесе өлкәннәрне бүләкләр белән сөендерде

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Ураза бәйрәме уңаеннан «Алабуга» махсус икътисадый зонасының иң эре предприятиеләренең берсе – «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ вәкилләре Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына хәйрия ярдәме – бүләкләр һәм азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.

Бүләкләрне «Алтын яшь» отряды әгъзалары, «Гүзәл сигезлек» командасы әгъзалары, сәнгать үзешчәнлеге һәм декоратив-гамәли иҗат түгәрәкләре әгъзалары алды.

Администрация, хезмәткәрләр һәм интернат-йортта яшәүчеләр предприятиегә игътибар һәм өлкән яшьтәге кешеләргә даими ярдәм итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International