Өлкәннәр белән эшләүдә популяр технологияләрнең берсе – хатирәләр терапиясе

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Мамадыш районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Минем гаилә альбомым нәрсә сөйләде?» дигән чара үткәрделәр. Ул Россиядә Гаилә елы кысаларында оештырылды.

Хатирәләр терапиясе өлкән яшьтәге кешеләргә үзләре, тормыш юллары турында сөйләргә, тормышның иң бәхетле мизгелләрен тагын бер тапкыр кичерергә мөмкинлек бирә. Үткәрелгән чаралар өлкән буын кешеләренең эмоциональ халәтен һәм гомуми иминлеген яхшырта.

Чаралар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International