Лениногорскида балигъ булмаганнар белән ведомствоара эш буенча фикер алыштылар

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре стажировка мәйданчыгының чираттагы утырышын үткәрде. «Биеклек» яшьләр үзәге базасында комплекслы үзәкләр вәкилләре җыелды. «Кабат хокук бозуларны профилактикалау. Үз составында ирегеннән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза чараларына хөкем ителгән балигъ булмаган балалары булган гаиләләр белән эшләү» темасы буенча фикер алыштылар.

Чарада шулай ук барлык профилактика субъектлары вәкилләре дә катнашты. Очрашуны ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы рәисе Вәгыйз Санатуллин ачты. Ул балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны профилактикалауда ведомствоара хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте. Лениногорск районы үзәге белгечләре хокук бозучы балигъ булмаганнар һәм аларның гаиләләре белән эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, максатчан төркем белән комплекслы эш, нәтиҗәле социаль технологияләр һәм гамәли эшләнмәләрне күрсәттеләр.

Чарада катнашучыларның барысы да аттестация үтте һәм сертификатлар алды.

Киләсе утырыш 2024 елның өченче кварталына планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International