«Шатлык» үзәге тәрбияләнүчеләре өчен сувенир ясау буенча мастер-класс оештырды

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

5 апрельдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар балчыктан Пасха сувенирлары ясау буенча иҗади мастер-класста катнаштылар. Чара тәҗрибәле педагог Лилия Кузьмина җитәкчелегендә «Энергетик» мәдәният сарае базасында узды.

Катнашучылар яңа һәм кызыклы нәрсәләргә өйрәнергә, шулай ук якыннары өчен уникаль бүләкләр ясарга шат иде. Өстәвенә, балчык белән эшләү вак моторика, фантазия үсеше өчен файдалы, стрессны киметергә һәм ял итәргә ярдәм итә.

Балчык эшләнмәсен ясау процессы шактый озак булганлыктан, мастер-класс ике өлешкә бүленде. Башла балчык әзерләделәр, аны җәйделәр һәм Пасха символларын кисеп алдылар. Киләсе этапта эшләнмәләр 8 сәгать мичтә яндырылачак. Аннары гына янган детальләрне буяп, Пасха сувенирын җыярга мөмкин булачак. Бу эшне яшьләр киләсе дәрестә башкарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International