Бөтенроссия йөклеләр көне 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм алдыннан Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасындагы «Ләкләк» клубында катнашучыларга «Йөкле булу бәхете» дигән чара уздырылды.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина булачак әниләрне Татарстан Республикасында гамәлдә булган балалы гаиләләр өчен социаль программалар белән таныштырды, сорауларга җавап бирде. Бүлек белгечләре суда рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрәләр, бу йөкле хатын-кызларда киеренкелекне һәм борчылу дәрәҗәсен киметә.