Бүген Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Әни, әти, мин – иҗади гаилә» дигән һөнәрчелек бәйгесе узды. Чара Россиядә Гаилә елына багышланган.
Конкурсның максатлары – балаларның һәм ата-аналарның бергәләп ял итү аша иҗади хезмәттәшлеген оештыру, гаилә статусын күтәрү.
Конкурста социаль хезмәтләр алучы гаиләләр катнашты. Ата-аналар балалары белән бергә өйдә төрле материаллардан эшләнмәләр ясаганнар иде. «Гармония» үзәгендә иҗади эшләр күргәзмәсе оештырылды.
«Гаилә бала тәрбияләүдә үзәк урынны алып тора, балаларның дөньяга карашын, тәртип нормаларын, хисләрен, социаль-әхлакый позициясен формалаштыруда төп роль уйный. Мондый конкурслар балалар һәм ата-аналар арасындагы элемтәне җайга салырга һәм сакларга ярдәм итә, гаиләне берләштерүгә ярдәм итә. Өстәвенә, бөтен гаилә белән үткәргән вакыт бәяләп бетергесез кыйммәткә ия», – дип билгеләп үтте социаль педагог Җәмилә Ибраһимова.