ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының Һөнәри-техник белем һәм Укытучы көне белән тәбрикләү сүзе

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Кадерле дуслар! Мөхтәрәм хезмәттәшләр!

                Сезне ихлас күңелемнән Һөнәри-техник  белем һәм Укытучы көне белән кайнар котлыйм!
СССР Югары Советы тарафыннан һөнәри-техник белем системасы үсеше өчен чын мәгънәсендә тарихи булган "Хезмәт резервлары турында" карар кабул ителгәннән соң инде 70 елдан артык вакыт узды.  Бүген Татарстан республикасы  ышанычлы адымнар белән хезмәт ресурсларын мобилизацияләү һәм иң мөһиме -  көрәшкә сәләтле, квалификацияле кадрлар әзерләү юлыннан бара. Шуның белән бергә белем бирү сыйфатын күтәрү, уку-производство процессын һәм мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын камилләштерү мәсьәләсе дә актуаль кала бирә. Инде күп еллар дәвамында без укытучылар, производство  мастерлары белән кулга-кул тотынышып  нәтиҗәле, сыйфатлы һөнәри белем системасын булдыру юлыннан барабыз.  Каршылыклар да булды, әмма бергә, бер сүздә булып эшләгән өчен без барлык кыенлыкларны да имин генә уза килдек.
                Һөнәри бәйрәмегез көннәрендә  четерекле һәм җаваплы хезмәтегез өчен  Сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Яшьләргә ышанычлы хезмәт юлын табарга ярдәм иткәнегез, аларга чын белгеч булып өлгерергә булышуыгыз өчен дә ихтирамым зур Сезгә!

Хөрмәте хезмәттәшләр! Чын күңелемнән бәйрәмегез белән тагын бер тапкыр ихлас котлыйм! Әлеге шатлыклы көннәр Сезгә бары сөенечләр алып килсен, укучыларыгызның рәхмәтле карашы белән куандырсын. Иҗади уңышлар, нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге насыйп булсын!

Тирән ихтирам белән, Татарстан республикасы  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры

Айрат Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International