12 мартта Түбән Камада «Хезмәтне саклау – юниорлар» компетенциясе буенча һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов катнашты.
Рөстәм Вәлиуллов үзенең сәламләү сүзендә Татарстан Республикасының интенсив сәнәгать үсеше шартларында эшчеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау мәсьәләләренең аерым әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Эшкә килгән һәр кеше үзенең тормышына һәм сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамаганын белергә тиеш.
«Хезмәтне саклау буенча белгеч төрле өлкәләрдә белемнәргә ия булырга, хезмәткәрләрнең үз-үзләрен тотышы психологиясенең үзенчәлекләрен белергә, юридик һәм икътисади мәсьәләләрне аңларга тиеш. «Хезмәтне саклау» компетенциясендә «Профессионаллар» чемпионаты стандартлары буенча ярышларда катнашучылар нәкъ менә шушы күнекмәләрне камилләштерә», – дип билгеләп үтте Рөстәм Вәлиуллов.
Министрның беренче урынбасары чемпионатта катнашучыларга уңышлар, җиңүләр һәм халыкара чемпионатларда катнашу өчен милли җыелма команда составына сайлап алынуларын теләде.
Фото авторы: Түбән Кама политехник көллияте