Гаилә елына багышланган чаралар кысаларында Казанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары өчен рәссам Илдар Зариповның галерея-студиясендә музыкаль-әдәби очрашу оештырылды.
Галерея-студия 2004 елда ачылган. Хәзерге вакытта анда рәссамнар күргәзмәләре, мастер-класслар, музыкаль концертлар һәм шигъри чаралар уза. Студия җитәкчеләре даими рәвештә социаль хезмәтләр алучыларны үз чараларына чакыралар.
Узган очрашуда көндезге тору бүлеге карамагындагылар шигырьләр тыңладылар һәм укыдылар, музыка тыңладылар, җырлар җырладылар, рәсем ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
Музыка терапиясе һәм арт-терапия техникасы ярдәмендә иҗади потенциалны гамәлгә ашыру менталь тайпылышлы кешеләрне тернәкләндерү процессында зур әһәмияткә ия. Моннан тыш, мондый күчмә чаралар социаль-тирәлек күнекмәләрен формалаштыруда, шулай ук коммуникатив потенциалны арттыруда социаль эффектка ия.