«Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр тегәргә өйрәнәләр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

2023 елдан Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тегү эше буенча «Алтын җеп» проекты гамәлгә ашырыла. Проектның кураторы – Диана Петрова.

Шөгыльләнү өчен, яңа тегү машиналары, чигү машинасы, бәйләү станогы белән остаханә җиһазландырылган. Шулай ук волонтерлар приютка яңа өстәлләр, тукымалар һәм кирәк-яраклар сатып алырга ярдәм итте.

Приютта тәрбияләнүчеләр теоретик белемнәр алып кына калмый, ә алган күнекмәләрен ныгыталар да. Балалар һәм яшүсмерләр зур кызыксыну һәм илһам белән конкурсларда, бәйрәмнәрдә, театр эшчәнлегендә чыгыш ясау өчен күлмәкләр тегәргә өйрәнәләр, шулай ук көндәлек эшчәнлек өчен йомшак уенчыклар, косынкалар, алъяпкычлар тегәләр.

Проектны гамәлгә ашыруга мәктәп яшендәге 23 балигъ булмаган бала җәлеп ителгән. Балалар үзләренең хезмәт нәтиҗәләре белән горурланалар һәм бу күнекмәләр аларга киләчәктә дә файдалы булачагына ышаналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International