«2014–2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 16 гыйнварда Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең психологы 1 нче социаль участокта «Яшүсмерләрдә Интернетка бәйлелектән ничек сакланырга» дигән тренинг үткәрде. Чарада 14 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәреснең мәгълүмати-дидактик өлешендә катнашучылар компьютер бәйлелегенең сәбәпләре һәм яшүсмерләрдә психологик бәйлелек билгеләре турында белделәр, Интернеттан дөрес файдалану киңәшләре белән таныштылар. Дәреснең практик өлешендә яшүсмерләр тест узды – барлык катнашучылар да гадәти Интернет кулланучылар булып чыкты.