Әлмәттә гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү көне уздырылды

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

16 гыйнварда Әлмәт районының социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтү көне узды.

Чарада адвокат Элеонора Граханцева, Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эшкә урнаштыру бүлегенең әйдәп баручы инспекторы Светлана Дементьева, «Опека» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге юрисконсульты Эльвира Юнысова катнашты.

Балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче ике хатын-кыз хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Аларның сораулары алимент түләтүгә гариза бирү һәм бурычлы кешене эзләү тәртибенә кагыла иде. Барысына да консультация ярдәме күрсәтелде, килеп туган проблемаларны хәл итү вариантлары тәкъдим ителде, аңлатмалар һәм киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International