«Өмет утравы» үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләрнең физик активлыгын сакларга тырышалар

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Өлкән яшьтәге кешеләрнең актив озын гомерлелеге һәм сыйфатлы тормышы өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар белән сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән чаралар үткәрә.

Физик күнегүләр белән системалы шөгыльләнү өлкән яшьтәге кешеләрнең хәрәкәт активлыгын саклауга ярдәм итә. Социаль хезмәткәрләр белән бергә өлкән яшьтәге кешеләр Скандинавия йөреше белән шөгыльләнәләр, зарядка, гимнастика ясыйлар. Дәресләрдән соң өлкән яшьтәге кешеләрнең эмоциональ хәле яхшыра, үз-үзләренә ышаныч арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International