1 декабрьдә Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм чарасы узды. Аны «Ансар» хәйрия фонды белән берлектә уздырдылар.
Бәйрәм вакытында балалар күп санлы мастер-классларда катнаштылар. Әниләр дә игътибарсыз калмады. Алар өчен яулыклардан чалма бәйләү буенча мастер-класс оештырылды. Шулай ук киеренкелекне һәм стрессны киметү өчен ароматерапия үткәрделәр.
Бәйрәм ахырында кунаклар сыйландылар. Балалар бүләкләр һәм грамоталар алдылар.