10 ноябрьдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин Балык Бистәсе 1 нче гимназиясенең 8 нче сыйныф укучылары өчен Цифр дәресе үткәрде. Дәрес мессенджерларга багышланган иде.
Дәреснең максаты җәмгыятьтә кулланыла торган заманча цифрлы коммуникацияләр турында күзаллау формалаштыру, шулай ук цифрлы мохиттә эшлекле һәм шәхси аралашу кагыйдәләре белән танышу иде. Моннан тыш, укучылар цифрлы коммуникация чараларын булдыру һәм эшләү белән бәйле һөнәрләр белән таныштылар.
«Цифр дәресе» – мәгълүмати технологияләр өлкәсендә бөтенроссия белем бирү проекты.