Алабуга интернат-йортында өлкәннәр декадасын тәмамладылар

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Өлкәннәр декадасы Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында искиткеч концерт белән тәмамланды.

Концертта Лекарев авыл мәдәният йорты артистлары башкаруында иң яраткан һәм халык җырлары яңгырады. Тамашачылар да чарада актив катнашудан тыелып кала алмады. Музыкаль уен аеруча күңелле булды: алып баручы табышмак әйтте, ә тамашачылар җырның исемен белергә һәм аны җырларга тиеш булдылар.

Һәркем яраткан такмаклар да яңгырады. Концертта катнашучылар аларны бик кызыклы итеп башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International