Түбән Кама районы «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының өлкән малайлар төркемендә уңышлы маркетолог Юлия Чуракова белән очрашу узды. Әңгәмә барышында белгеч балаларга үз һөнәренең асылын аңлатты, малайларның киләчәккә планнары турында сорашты.
Дискуссия барышында балалар кызыксынулар таблицасын кулланып, «Үскәч кем булырга телим?» дигән сорауга җавап бирергә өйрәнделәр. Тәрбияләнүчеләрне үз сәләтләреннән һәм мавыгуларыннан акча эшләү перспективасы кызыксындырды, алар киләчәктә Юлия Олеговна белән хезмәттәшлек итәргә теләк белдерәләр.