Өлкәннәр декадасында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Әбиләр һәм бабайлар көне уңаеннан бәйрәм концертына чакырылган иде.
Котлау сүзе белән бәйрәмне ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова ачты. Ул кунакларны бәйрәм белән котлады һәм аларга сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде.
Тамашачылар алдында концерт программасы белән Буа мәктәпләре укучылары чыгыш ясады. Алар кунаклар белән күңелле уеннар үткәрделәр, өлкәннәр белән бергә җырладылар һәм биеделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.
